Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИЛКҮЛӘМ ПРОЕКТ

Алабугада модель китапханәгә күп функцияле интерактив комплекс кайтартылган

Модель китапханә сентябрьдә ачылачак.

Газетабызның бер санында без Алабуга үзәк балалар китапханәсе «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында үткәрелгән «Модельле муниципаль китапханәләр төзү» конкурсында җиңүче булды дип язган идек. Ә бу язмада без мондый гадәти булмаган китапханәне булдыру эшләренең барышы белән таныштырырбыз.

Балалар өчен модель китапханә малайларны һәм кызларны һәрьяклап үстерү өчен мөмкинлекләр тәкъдим итә. Анда китаплардан тыш, балалар һәм китапханә хезмәткәрләре өчен кирәкле заманча җиһазлар да булачак.

Хәзерге вакытта китапханәгә күп функцияле интерактив комплекс кайтартылган.

— Интерактив комплекс ярдәмендә видеоконференцияләр, мастер-класслар, башка китапханәләр белән вебинарлар, шулай ук дәрестән тыш чаралар үткәрергә мөмкин. Биредә балаларны һәрьяклап үстерергә ярдәм итүче уеннар, шулай ук рәсем ясау мөмкинлеге каралган, — ди Алабуганың Үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры Юлия Нәҗипова.

Китапханәдә китаплар бирүне электрон форматта күзәтергә мөмкинлек бирүче җиһаз барлыкка килде.

— Якын арада китапханәгә яңа компьютерлар, виртуаль шлемнар, планшетлар, интерактив идән һәм сенсор өстәлләр кайтырга тиеш, — ди Юлия Нәҗипова.

Модель китапханәдә заманча йорт җиһазлары да куелачак, аларның бер өлеше дизайн-концепция кысаларында индивидуаль эшләнә.

— Хәзерге мебель уңайлы түгел. Без «ДетскийЧитайМир» өчен заманча, якты, уңайлы, якты җиһазлар сатып алырга ниятлибез, — дип өстәде Юлия Владимировна.

Модель китапханәдә курчаклар, машиналар, конструкторлар, шулай ук балалар һәм ата-аналар өчен өстәл уеннары да булачак. Кыскасы, китапханә гаилә белән ял итү урыны булырга тиеш.

— Модель китапханәнең бу детальләре зур игътибар таләп итә, әмма иң зур игьтибар, Казан һәм Мәскәү коллегаларыбызның тәҗрибәсенә таянып, яңа заманча китаплар сайлап алуга юнәлдерелә. Шуңа да яңартылган китап фонды модель китапханәнең барлык таләпләренә җавап бирәчәк. Китап һичшиксез яңа булырга тиеш, әдәби әсәрләр романнан алып комикска кадәр төрле жанрларда тәкъдим ителәчәк, — ди Юлия Нәҗипова.

Ике ай дәвамында китапханә хезмәткәрләре сатып алу өчен китаплар исемлеген төзегән. Һәм нәкъ шул вакытта китапларның модель китапханәдә оештырылачак локация һәм клубларга туры килергә тиешлеге аңлашыла.

— Әйтик, без яшь ата-аналар клубы оештырырга ниятлибез. Моның өчен психология һәм педагогика буенча махсус әдәбият сайлап алынган. Гомумән, китаплар бик күп булачак, балалар китапханәсе фондының яртысы диярлек яңартылачак, — дип билгеләп үтә Юлия Владимировна.

Бик зур күләмдә эшләр башкарылган, ә аның нәтиҗәсен алабугалылар быел сентябрь ахырында күрә алачак.

— Без китапханәдә барган үзгәрешләргә сокланабыз. Мондый яңартуга барысы да шат. Балалар түземсезлек белән эшебезнең нәтиҗәсен көтәләр, яңалык булачагын беләләр. Үзгәрешләрне күреп зур тәэсирләр алсыннар өчен, аларга бар серне дә ачып бетермибез, — диде Юлия Нәҗипова.

Безнең илдә илкүләм проектлар 2019 елдан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев