Беренче тапкыр ике телдә: Татарстанда Кызыл китапның яңартылган басмасы чыкты
Проект «Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларына туры килә, аның төп бурычларыннан берсе — биологик төрлелекне саклау.
2025 елда Татарстан Республикасының Кызыл китабын яңадан бастыру эше төгәлләнде. Бу Россиядә бер үк вакытта ике дәүләт телендә — рус һәм татар телләрендә чыгарылган мондый төрдәге беренче рәсми басма. Ул төбәкнең табигатен саклау буенча системалы эш өчен фундаменталь фәнни нигез формалаштыра.
Әйдәп баручы фәнни оешмалар тарафыннан үткәрелгән масштаблы инвентаризация нәтиҗәсендә хәзер хайваннарның, үсемлекләрнең һәм гөмбәләрнең сирәк һәм юкка чыгу хәлендә булган 645 төре махсус сак астында тора. Эш төрләр исемлеген актуальләштерергә, аларның таралуы турындагы мәгълүматларны системалаштырырга һәм табигатьне саклау чаралары өчен фәнни база булдырырга мөмкинлек бирде.
Басманы әзерләүдә ТР Фәннәр Академиясе, Казан федераль университеты, Идел-Кама тыюлыгы һәм «Түбән Кама» милли паркы галимнәре катнашкан. Проект «Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларына туры килә, аның төп бурычларыннан берсе — биологик төрлелекне саклау.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев