Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ИЛКҮЛӘМ ПРОЕКТ

Морт участок хастаханәсендә капиталь ремонтның яртысыннан артыгы башкарылган

Масштаблы ремонт булуга карамастан, хастаханә медицина ярдәме күрсәтүен дәвам итә.

Морт участок хастаханәсендә капиталь ремонт 51 процентка башкарылган. Эшләр кысаларында инженерлык челтәрләре алыштырылган, түбә ремонтланган һәм эчке бизәү эшләре алып барыла. Медицина учреждениесен реконструкцияләү «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла («Озак һәм актив тормыш» ярдәмче проекты). Финанслау күләме 41 млн сум тәшкил итә.

Масштаблы ремонт булуга карамастан, хастаханә халыкка медицина ярдәме күрсәтүен дәвам итә. Хәзерге вакытта биредә 1800 кешегә, шул исәптән 210 балага хезмәт күрсәтелә. Эшләр медицина учреждениесе эшчәнлеген туктатмыйча алып барыла, бу халыкка медицина ярдәме күрсәтүнең өзлексезлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

Хастаханәдә пациентлар өчен дә, медицина персоналы өчен дә уңайлы шартлар тудырылачак. Барлык эшләрне дә бу елның августына тәмамларга планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев