Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ИЛКҮЛӘМ ПРОЕКТ

Татарстанда 2025 елда 2877 юл билгесе һәм 20 җәяүлеләр кичүе урнаштырылган

«Акыллы» светофорларны арттыру мөһим юнәлеш булды.

Татарстанда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында юл хәрәкәте иминлеген арттыру буенча эш дәвам итә. 2025 елда илкүләм проект объектларында 2877 юл билгесе куелган, 20 җәяүлеләр кичүе, 18,8 км тротуар һәм 4,5 км велосипед полосасы төзекләндерелгән, шулай ук 11 км дан артык барьер коймалары монтажланган.

«Акыллы» светофорларны арттыру мөһим юнәлеш булды. Казанда һәм Чаллыда 19 юл чаты юл хәрәкәте белән идарә итүнең адаптив системасы (АСУДД) белән җиһазландырылган, ул светофорларның эшен трафикка карап автомат рәвештә көйли.

ТР транспорт министры урынбасары Ранис Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, бу эш халыкның иминлеген һәм уңайлылыгын арттыру өчен алып барыла һәм дәвам итәчәк. Гамәлгә ашырылган чаралар нәтиҗәсендә шәһәр агломерацияләренең нормативларга туры килә торган юл челтәре өлеше 90,46% ка җитте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев