Татарстанда быел илкүләм проект буенча 29 яңа сәламәтлек саклау объекты ачылачак
Шулай ук быел 105 объектка капиталь ремонт үткәрергә планлаштырыла.
«Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча Татарстанда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру дәвам итә.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2024 елда республикада 29 объект төзеләчәк.
Шулай ук быел 105 объектка — 20 сырхауханә, 9 табиб амбулаториясе һәм 76 фельдшер-акушер пунктына капиталь ремонт үткәрергә планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев