Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИЛКҮЛӘМ ПРОЕКТ

Татарстанлылар киләсе елда төзекләндереләчәк җәмәгать киңлекләрен һәм ишегалды территорияләрен билгели алачак

Тавыш бирү 15 апрельдән башлап 30 майга кадәр дәвам итә.

«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» Федераль проекты кысаларында 15 апрельдән 30 майга кадәр Россиянең барлык субъектларында да төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү узачак. Аның төп бурычы — торак пунктларны яшәү өчен уңайлырак итү генә түгел, ә иң мөһиме — бу процесска халыкны җәлеп итү. 

Татарстан Республикасында парклар, скверлар һәм яр буйларын сайлау мөмкинлегеннән тыш, халык «Безнең ишегалды» Президент программасы буенча өстенлекле тәртиптә яңартылачак 200 ишегалдын билгели ала. Шулай итеп, иҗтимагый киңлекләр ишегалды территорияләре белән бергә булдырыла һәм яңартыла. Мондый комплекслы якын килү нәтиҗәсендә ишегаллары уңайлы һәм куркынычсыз маршрутлар белән парклар белән тоташтырыла, һәм бердәм шәһәр челтәре формалаша.

Җәмәгать киңлекләренә килгәндә, быел Татарстанның 49 торак пунктында 67 парк, сквер һәм яр буйлары барлыкка киләчәк. 2021 елгы тавыш бирү нәтиҗәләре быел май аенда эшкә керешәчәк киңлекләрне сайлауга турыдан-туры йогынты ясавы мөһим. 

Исегезгә төшерәбез, 2015 елда Татарстанда җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча масштаблы эш башланды. Хәзерге вакытта җәмәгать киңлекләрен үстерү программасы кысаларында республиканың барлык 43 муниципаль районында һәм ике шәһәр округында 351 җәмәгать киңлеге төзекләндерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев