Түбән Кама агломерациясендә социаль объектларга илтүче өч юл ремонтланачак
Эшләр «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча башкарылачак.
Түбән Кама агломерациясендә быел социаль әһәмияткә ия объектларга илтүче өч юл ремонтланачак. Эшләр «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча башкарылачак, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
«Түбән Камада Җиңүнең 30 еллыгы урамындагы автомобиль юлына капиталь ремонт ясалачак. Юлчылар шулай ук Актүбә урамындагы автомобиль юлын капиталь төзекләндерәчәкләр. Һәм Чулман урамындагы Сөембикә урамыннан Чишмәлегә кадәр юлны норматив хәлгә китерәчәкләр», — диелә хәбәрдә.
Җиңүнең 30 еллыгы урамында түбәндәге социаль объектлар урнашкан: спорт комплексы, лицей, политехника көллияте һәм башка учреждениеләр. Актүбә урамы — район үзәк күппрофильле хастаханәсенә, ә Чулман урамы балалар үсеше үзәгенә алып бара.
Илкүләм проект буенча юлларны ремонтлауга Түбән Кама агломерациясендә быел 480 млн сум акча юнәлдереләчәк. Узган ел илкүләм проект буенча биредә 2,99 км автомобиль юллары ремонтланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев