Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Алабуга районында фургон баланы бәрдергән

Бала үзәк хастаханәдә.

10 июнь көнне көндез Алабуга районының Морт авылында Яшьләр урамындагы йорт янында җәяүлене бәрдерү очрагы теркәлгән. Тулырак мәгълүматны җирле Дәүләт автоинспекциясендә җиткерделәр.

Ford Transit автомобиленең 1986 елгы шоферы, Казан урамы ягыннан М7 Волга автоюлына таба хәрәкәт иткәндә, РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 9.9 пунктын боза һәм каршы якка хәрәкәт итүче 2011 елгы җәяүлене бәрдерә. 

Һәлакәт нәтиҗәсендә бала үзәк район хастаханәсенә китерелә. Табиблар аның сынган урыннары барлыгын ачыклаган.

Алабуга Дәүләт автоинспекциясе ата-аналарны юлларда балаларның иминлеген контрольдә тотуны көчәйтергә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев