Алабуга районында ике автомобиль катнашында авария булган
Зыян күрүчеләр бар.

25 августта Алабуга районы территориясендәге «Волга» Мәскәү—Уфа автомобиль юлының 1023 километрында юл-транспорт һәлакәте була. «Лада Калина» автомобилен йөртүче, Уфа ягыннан Мәскәүгә таба хәрәкәт иткәндә, киселештән тыш борылганда каршы юнәлештә барган һәм өстенлеккә ия булган «Лада Приора» автомобиленә юл бирми.
«Лада Калина» машинасының 2010 елгы пассажиры — 9 класс укучысы Чаллы шәһәренең медицина үзәге реанимациясенә озатыла.
Машина йөртүчеләргә тизлек режимын саклап, трассада маневрлар ясаганда игътибарлы булырга киңәш ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев