Алабугада йөк машинасы тротуар буенча барган хатын-кызны таптаган
Хатын-кыз һәлакәт урынында үлгән.
Бүген Тынычлык проспектындагы Биг-Бен сәгате янында җәяүле үлеменә китергән юл һәлакәте булган.
Тынычлык проспекты буенча кибетләрнең берсенә товар бушатучы йөк машинасы, тротуарга менә һәм арты белән барганда шунда үтеп баручы 1961 елгы хатын-кызны таптый.
Алабуга Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, хатын алган җәрәхәтләрдән авария урынында ук үлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев