Алабугада яшәүче ветеран Лидия Горбунова сугыш турында истәлекләре белән уртаклашты
9 Май алдыннан бүген янәшәбездә яшәүче ветераннар турында сөйләвебезне дәвам итәбез.
Мәскәү урынына — сугыш
Танай авылында яшәүче кечкенә кыз Лида дүрт яшендә ятим калган һәм аны апасы тәрбияләгән.
Җиде сыйныф укыганнан соң, 1938 елда, кыз Алабуга китапханә техникумына керә һәм әлеге уку йортын 1941 елда бик яхшы билгеләргә генә тәмамлый. Мәскәү китапханә институтына юллама алган Лида укуын дәвам итәргә хыяллана. Бала чагыннан китап уку белән мавыкканга, китапханәче эшен сайлый да Лидия Ильинична, ләкин нияте чынга ашмый кала: чыгарылыш көнне сугыш башлануы турында хәбәр килә. «Сугыш озакка бармас, һәм тормыш үз җаена төшәр кебек иде, шулай да мин Мәскәүгә киттем, әмма Казанда станция башлыгы башкаланы инде бомбага тота башлауларын әйтеп, кире кайтырга кушты», — дип искә ала ветеран.
Китапханәчегә Мамадыш шәһәрендә эшләп торырга тәкъдим итәләр. Яшь мөдир эш көннәрен китап киштәләре арасында түгел, кырда, ындыр табагында үткәрә. Кышын, Мәскәү янында сугышлар барган вакытта, башка хатын-кызлар белән бергәләп, Казан тирәсендә чокыр казый.
«Бомбалар миннән дә авыррак иде»
1941-1942 ел кышы кырыс килә, кызлар үтәли җилдә туңып... үзләре теләп фронтка китәргә карар кылалар.
Бәләкәй гәүдәле Лиданы хәрби комиссар икенче тапкыр килгәч кенә алырга риза була. 1942 елның маенда ул Кызыл Армия сафларына чакырыла һәм шунда ук Хабаровск янындагы сержантлар мәктәбенә укырга җибәрелә.
Ерак Көнчыгышка таба эшелон ай буе бара. Хәрби юлын Лидия Көнчыгыш фронтында үтә, 538нче авиация полкында коралландыру остасы вазифасын башкара. Ул әле дә 50 килограммлы бомба авырлыгын тоя, бомбаларны иптәш кызлары белән пикировщикларга эләктерә торган булган.
Сугышта 3,5 ел йөреп, 1945 елның ноябрендә, Лидия Ильинична «Японияне җиңгән өчен» медале белән туган Танайкасына әйләнеп кайта. Күрше егете Ильяга кияүгә чыга, ул — танк дивизиясе командиры — ялга кайткан була. Аның белән бергә, Лидия Ильинична Австриядә, Мәскәү, Одесса, Орджоникидзе, Ломоносов шәһәрләрендә була. «Бөтен илне йөреп чыктык. Теләсә кайсы вакытта кузгалырга әзер идем, фатирларда еш тордык, һәм һәр җирдә, шул исәптән Кавказда да, безгә яхшы хуҗалар туры килде, алар мине милли аш-суга да, тормыш тәҗрибәсенә дә өйрәтте», — ди ул.
Тыныч тормыш һәм яраткан һөнәр
1964 елда Лидия Ильинична ире һәм улы белән Алабугага кайта. Лаеклы ялга чыкканчы, ул балалар үзәк китапханәсендә эшли. Китапка мәхәббәтен гомере буе саклап, укучыларны да матур әдәбиятка тарта. Аларның күбесе, хәзер инде үзләре өлкәннәр, әле дә китапханәченең сөйкемле елмаюын хәтерли.
Лидия Горбунованың ире 53 яшендә вафат булган, улы да бу дөньяда юк инде. Оныгына аның хөрмәтенә Лида дип исем кушкан булганнар, оныгының кызы Таисия, алар еракта яши, ләкин еш шалтыраталар. Туганнарыннан башка, биредә үзе якын күргән кешеләре бар.
Хәзер Лидия Ильинична Алабуга үзәк район хастаханәсендә дәвалана, ә августның 31ендә аңа йөз яшь тулачак. Көчен һәм нәзакәтлелеген әле дә саклаган Лидия Горбунова үзенең озак яшәү серен болай аңлата: «Кешеләрне яратырга, аларга булышырга кирәк, беркайчан да көнләшмәскә, табигать белән аралашып, кояшлы иртәгә, тәрәзә артында кошлар сайравына, юк кына куанычларга да шатланырга».
Горбунова Лидия Ильинична «Хезмәт ветераны», «Японияне җиңгән өчен» медальләренә, II дәрәҗә Ватан сугышы орденына, юбилей бүләкләренә ия. Аның тормышы — гомерен басма сүз, китап эшенә багышлаганнарның барысы өчен дә якты үрнәк.
Фотолар шщхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев