Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Алабуга – “алтын боҗра”

Май аенда Ян Кровизье - Алабуга институты студентларының яраткан яшь укытучылары - янәдән Америкага кайта.

Ян 23 яшьлек америкалы. Нью-Йорк штатында университет тәмамлаганнан соң ул Фулбрайт программасында катнашуга заявка бирә. Фулбрайт программасы - Америка һәм башка илләр арасында үзара алмашуны күздә тота. Белем алуын дәвам итәр өчен Ян Рәсәйне сайлый. Хәзер ул көн саен рус телен практикада камилләштерә ала, ә студентлар дәресләрдә һәм алардан соң мөгаллимнәре белән инглиз телендә аралаша.

Американлы Ян Алабугага февраль аенда килә. Һәм яңа шәһәр белән танышу өчен газета сатып ала. Бу - "Яңа Кама" иде, дип сөйләде ул елмаеп.

- Моңа кадәр Алабуга турында ишеткәнең бар идеме?

- Беренче ярты елны Казанда укыттым. Андагы коллега һәм дусларымнан Алабуга турында ниләр беләсез дип сорагач, берничә кеше "Бруклин" клубын атады. Тик, чынлыкта, бу вакыт эчендә мин анда барырга һич тә җыенып бетә алмадым - анда үз студентларымны күрү уңайсызрак булыр. Америкада укытучылар һәм мөгаллимнәр арасында формаль мөнәсәбәтләр булмаса да, яшьләр өчен берникадәр чикләүләр бар. Мәсәлән, алкогольне 21 яшькә кадәр куллану тыелган, ә монда уңайсыз хәл килеп чыгуы бар.

- Алабугада сиңа нәрсә ошады?

- Бу бик матур тарихи шәһәр. Мин аны Татарстанның "алтын боҗрасы" дип атар идем. Шәһәргә килгәннән соң атна саен бер музейда булдым, университетны яратам, Казан урамы буйлап йөрергә, Шишкин буаларында булу ошый. "Түбән Кама" тыюлыгы табигате искиткеч.

- Син усал укытучымы?

- Юк дип уйлыйм. Беренче вакытта укытучыны лекция алдыннан басып каршылау гадәте уңайсыз булып тоелды, шуңа күрә студентлардан алай эшләмәүләрен сорадым. Дәресләрдә без телне өйрәнәбез, газета яңалыкларын тәрҗемә итәбез, күпләр дәрестән соң инглиз телендә өстәмә шөгыльләнергә кала.

- Фулбрайт программасының Мәскәү, Казан кебек эре шәһәрләргә юнәлмәгән булуы борчымыймы?

- Минем туган шәһәрем Хайлендта ун меңгә якын кеше яши. Рәсәйдә аны авыл дип атарлар иде мөгаен. Алабугага эләгүемә шат булдым - кечкенә шәһәрләрдә халык гадирәк, ачыграк була, алар белән аралашу җиңел, ориентлашу да кыенлык тудырмый. Мин күбрәк җәяү йөрергә тырышам, тик ашыкканда, шәһәрнең өске өлешенә яки дүртенче микрорайонга барырга кирәк булса маршруткага утырам - тиз дә, уңайлы да.

- Буш вакытыңны ничек уздырасың?

- "Москва слезам не верит", "Иван Васильевич меняет профессию" кебек совет киноларын, телсез киноны, дөньяның иң яхшы режиссерларының берсе дип саналган Эйзенштейн фильмнарын яратам. Нинди дә булса яңа ризык пешерү ошый. Татар ашларыннан барыннан да бигрәк гөбәдия ошады. Дусларымнан рецептын сораган идем, күпчелек аны пешерә белми икән, практика кирәк диләр, өйрәтергә вәгъдә бирделәр.

- Алабугалылар америкалылардан нәрсә белән аерыла?

- Беренчедән, америкалылар өчен чит кешегә дустанә мөнәсәбәт күрсәтү бик мөһим, шуңа бездә барысы диярлек елмая. Ә руслар йөзенә карап, мин башта алар белән танышуы бик авыр дип уйладым. Тик бу алай булып чыкмады.

Укытучылар арасында, "Көмеш гасыр" китапханәсендә һәр чәршәмбе үткәрелә торган инглиз теле клубы ярдәмендә дусларым барлыкка килде. Тик монда да авырлыклар бар. Америкалылар алдан ук эшләрен планлаштыра, мәсәлән, дуслар бер атна алдан боулингка барырга сөйләшеп куя. Ә монда миңа шалтыраталар һәм йөреп керергә чакыралар. Йөргән вакытта кисәк кенә боулингка керергә уйлыйлар. Мин моңа ияләнмәгән, шуңа кайвакыт минем башка планым бар дияргә яки көнне кисәк үзгәртергә туры килгәләде.

Тагын бер үзенчәлек - әтием мине кунакка килгәч хуҗаларга булышырга кирәк, юкса син начар дус булып саналасың дип өйрәтте. Ә Русиядә кунаклар берни эшләми.

- Рәсәйгә, Алабугага кире кайтырга ниятлисеңме?

- Кайтырга теләгем бик зур. Тик миңа хәзер Америкадагы тормышымны оештырырга, эшкә урнашырга кирәк. Алабуганы сагыначакмын, әлбәттә.

Алабугага килү - минем өчен тормыш университеты булды, Рәсәйне, Американы һәм үз-үземне яхшырак аңлый башладым. Шуңа күрә алабугалыларга күбрәк сәяхәт итеп, үзләре өчен яңа дөнья ачуларын телим.

Налия Касыймова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев