Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Алабуга районында янгыннан соң җинаять эше кузгатылды

Хәзерге вакытта фаҗиганең барлык шартларын ачыклау өчен чаралар комплексы үткәрелә.

Малореченский авылында булган фаҗигале янгынга бәйле рәвештә тикшерү органнары берничә маддә буенча җинаять эше кузгаткан, шул исәптән ваемсызлык, саксызлык аркасында үлемгә китерү, куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү, шулай ук законсыз миграция оештыру. Бу хакта РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсенең рәсми телеграм-каналында хәбәр ителә. 

Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын, 39 Үзбәкстан гражданы яшәгән агач баракта чыккан. Эшчеләрнең алтысы һәлак була. Янгын чыгуның беренчел сәбәбе — электр җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу. 

Хәзерге вакытта фаҗиганең барлык шартларын ачыклау һәм гаеплеләрне җаваплылыкка тарту өчен комплекслы чаралар үткәрелә. Җәмәгатьчелекне электр җиһазларын кулланганда саклык күрсәтергә һәм куркынычсызлык чараларын үтәргә чакыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев