Алабуга районында иртән юл-транспорт һәлакәте булган
Анда бер кеше зыян күргән.
Бүген 8.10 сәгатьтә Алабуга районының Морт авылыннан ерак түгел юл-транспорт һәлакәте булган. Шкода Октавия машинасының 35 яшьлек йөртүчесе тизлекне арттыру сәбәпле, руль белән идарәне югалткан һәм тимер киртәгә бәрелгән.
Шофер үзәк район хастаханәсенә китерелгән. Табиблар аңа сыну һәм төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр диагнозы куйган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев