Алабуга районында коточкыч янгында алты эшче һәлак булган
33 кеше котылырга өлгергән.
24 декабрьгә каршы төндә Алабуга районының Малореченский поселогында терлекчелек комплексы эшчеләренә вакытлыча яшәү өчен билгеләнгән йортта янгын чыккан. Фаҗига нәтиҗәсендә алты кеше һәлак булган, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе.
Янгын чыккан вакытта бинада 39 кеше булган. 33 кеше мөстәкыйль рәвештә эвакуацияләнә алган, аларның берсе җәрәхәтләнгән. Кызганычка, янгынны сүндергәннән соң янгын сүндерүчеләр тарафыннан тагын алты эшченең гәүдәсе табылган. Янгынның мәйданы 300 квадрат метр тәшкил итә. Ликвидациядә 14 белгеч һәм 4 берәмлек техника катнашкан.
Янгынның беренчел сәбәбе — электр җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу. Хәзерге вакытта фаҗиганең төгәл шартларын ачыклау өчен тикшерү эшләре алып барыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев