Алабуга районында шәхси йортта янгында әтиле-уллы ике кеше һәлак булган
Сүндерү барышында бина эчендә 65 һәм 33 яшьлек ике ир-ат гәүдәсе табылган.
Алабуга районында фаҗигале янгын чыгып, ике кешенең гомерен өзгән. Янгын төнлә татар Дөм-Дөме авылында шәхси бүрәнә йортта чыккан, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе.
Янгын сүндерү бүлекчәләре килгәндә, йорт һәм веранданың януы ачыклана. Янгын 66 кв. м мәйданда сүндерелгән. Бина эчендә 65 һәм 33 яшьлек ике ир-ат гәүдәсе табыла.
Беренчел мәгълүматлар буенча, һәлак булучылар — әтисе һәм аның улы. Авариянең сәбәбе тәмәке тартканда саксызлык булырга мөмкин: күршеләре әйтүенчә, ирләр өйдә еш кына тәмәке тартканнар.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү турында искә төшерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев