Алабуга районында трассада машина җәяүлене бәрдереп үтергән
Җәяүле юлны ярамаган урында аркылы чыккан.
Узган шимбәдә Алабуга районында җәяүле үлеме белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булды. Кич белән Яңа Мурзиха авылы янында машина җәяүлене бәрдерә.
Ачыкланганча, 73 яшьлек ир-ат юлны ярамаган урында аркылы чыккан. Ир ашыгыч ярдәм килгәнче һәлакәт урынында вафат булган, дип хәбәр иттеләр Алабуга районы дәүләт автоинспекциясендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев