Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Алабуга районында үлем белән тәмамланган юл һәлакәте булды

Фаҗига М-7 «Волга» трассасында килеп чыга.

26 март көнне, 23:45 сәгатьтә, М7 «Волга» автомобиль юлының 1024 чакрымында Мерседес маркалы зур йөк машинасы, техник җитешсезлек сәбәпле юл кырыена туктаган Шевроле Нива автомобиленә бәрелә. бу хакта Алабуга ЮХИДИ бүлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мерседес шоферы, Мәскәү-Уфа ягыннан хәрәкәт итеп, тизлек режимын боза, һәм идарәне югалта, нәтиҗәдә, тәгәрмәчләре тишелгән булу сәбәпле, юл читендә туктап торган Шевроле Нива машинасы белән бәрелешә.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, Шевроле Нива автомобиле янында басып торган пассажир хатын алган җәрәхәтләрдән урында һәлак була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев