Алабуга районында юл һәлакәтендә бала зыян күргән
Вакыйга 19 августта М-7 автоюлында булган.
19 августта 16.30 сәгатьтә М-7 автоюлының 1030 километрында юл-транспорт һәлакәте булды. Исузу автомобилен йөртүче, 57 яшьлек ир-ат, транспорт чарасы хәрәкәтен даими контрольдә тоту мөмкинлеген тәэмин итүче тизлекне сайламый, дистанцияне исәпкә алмый һәм Лада Ларгус автомобиле белән бәрелешә.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә район үзәк хастаханәсенә Ларгус автомобиле пассажирлары: 45 яшьлек хатын-кыз һәм 13 яшьлек малай китерелә. Аларда төрле җәрәхәтләр һәм имгәнүләр булуы ачыклана. Икесе дә хастаханәгә салынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев