Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Алабугада 18 яшьлек егет суга батып үлгән

Кисәтүләргә карамастан, бер төркем яшьләр су коенырга була, ахыры фаҗига белән тәмамлана.

5 нче санлы ЗПСО коткаручылары Алабугада көндез Камада батып үлгән 18 яшьлек егетнең гәүдәсен судан чыгарды. 

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, егетнең гәүдәсен ярдан 25 метр ераклыкта 2,5 метр тирәнлектә тапканнар. Судан чыгарганнан соң гәүдәне хокук саклау органнарына тапшырганнар.

Исегезгә төшерәбез, пляж әлегә рәсми рәвештә ачылмады, территориядә су керенү тыелган булуы турында кисәтүләр куелган. Ләкин кисәтүләргә карамастан, бер төркем яшьләр су коенырга була, ахыры фаҗига белән тәмамлана.

Коткаручылар тагын бер мәртәбә гражданнарны куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә һәм җиһазландырылмаган урыннарда коенмаска чакыра. Су гамьсезлекне гафу итми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев