Алабугада юл аркылы чыгучы кызны УАЗ машинасы бәрдергән
Төрле җәрәхәтләр белән бала хастаханәгә китерелә.
Алабугада 30 октябрь кичендә автомобиль 13 яшьлек кызны бәрдергән. Юл-транспорт һәлакәте якынча 18:30 сәгатьтә 4 нче микрорайондагы Әйләнеч шоссе урамында була.
Алабуга Дәүләт автоинспекциясенең беренчел мәгълүматларына караганда, яшүсмер кыз машина юлын ярамаган урында чыккан. Нәтиҗәдә, УАЗ «Патриот» автомобилен йөртүче яшүсмерне бәрдергән.
Һәлакәт нәтиҗәсендә төрле җәрәхәтләр алган бала хастаханәгә китерелә.
Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә һәм юлларда уяу булырга чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев