Алабугада юл-транспорт һәлакәтендә 10 яшьлек кыз һәлак булган
Юл һәлакәте урынына Алабуга шәһәр прокуроры вазыйфаларын башкаручы Артур Князев килде.
2025 елның 27 июнендә Алабуга шәһәре районында фаҗигале юл-транспорт һәлакәте килеп чыга, нәтиҗәдә 10 яшьлек кыз һәлак була. Беренчел мәгълүматлар буенча, Haval автомобилен йөртүче велосипедта тиешсез урында юл аркылы чыгучы баланы бәрдергән, дип хәбәр итә ТР Прокуратурасы.
Кызганычка, кыз алган җәрәхәтләрдән вакыйга урынында үлгән. Юл-транспорт һәлакәте урынына Алабуга шәһәр прокуроры вазыйфаларын башкаручы Артур Князев килгән.
Хәзерге вакытта алдан тикшерү органнары тарафыннан процессуаль тикшерү оештырылган. Тикшерү барышы һәм нәтиҗәләре шәһәр прокуратурасы контролендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев