Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Алабугада машинага ут төрткәннәр

Үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр юк.

8 майдан 14 майга кадәр Алабуга районы территориясендә ике янгын булган.

9 май кичендә 75 нче янгын бүлегенә бакча йортының януы турында хәбәр килә. Ут бакча йорты һәм мунчаны юк итә. Үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр юк. Янгынның сәбәбе: мунчаның төтен чыга торган торбасының дөрес урнаштырылмавы. 

13 май иртәсендә 75 нче янгын бүлегенең элемтә пунктына урманнан төтен чыгуы, ә янәшәдә янган машина тора дигән хәбәр килә. Янгын нәтиҗәсендә җиңел автомобиль юк ителә. Үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр юк. Бу очракта янгын ут төртү нәтиҗәсендә чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев