Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Алабугада шәхси йортта янгын чыккан

Зыян күрүчеләр юк.

21 мартта Алабуганың Колосовская урамындагы йортта янгын чыккан. Вакыйга турында Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең 75 нче янгын-коткару бүлеге башлыгы Евгений Шумилов сөйләде.

«Янгын турында хәбәр 75 янгын сүндерү пультына 13.15 сәгатьтә килә. Вакыйга урынына караул башлыгы җитәкчелегендәге 9 кешедән торган ике бүлек килә. Янгын нәтиҗәсендә карават, 12 кв. м мәйдандагы стенка җиһазы янып бетә. Торак йортның беренче катындагы бүлмәләрнең стеналары һәм түшәмнәре сөрем белән каплана. Үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр юк. Янгын сүндерү бүлекчәләре килгәнче, 2010 елгы кыз үзе йорттан чыга. Беренчел фаразлар буенча, янгын сәбәбе — электр җиһазларын техник эксплуатацияләүне бозу», — дип сөйләде Евгений Шумилов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев