Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Алабугада янгыннарны сүндерү һәм ташуларга каршы чаралар буенча өйрәтүләр үткәрелде

Команда-штаблы өйрәтүләр ике өлештән торды — ташу белән көрәш һәм янгыннар куркынычы бар вакытка әзерләнү.

Апрельнең 12сеннән 14енә кадәр РФ территориясендә табигатьтә янгыннарны сүндерү һәм ташуларга каршы чаралар белән тәэмин итү буенча Бөтенсоюз команда-штаблы өйрәтүләр үткәрелде. Алар Алабугада да булды.

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсенең Алабуга районы буенча башлыгы Николай Доронин аңлатуынча, шәһәрдә гадәттән тыш вакыйгаларны булдырмау максатында төрле махсус хезмәтләр — Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе, янгын сакчылыгы, эчке эшләр органнары, “ашыгыч ярдәм”, газ хезмәте, су белән тәэмин итү, челтәрле компания, Россия кулланучылар җәмгыяте, “Түбән Кама” милли паркы, Алабуга урман хуҗалыгы оешмаларының техникасын карау оештырылды. Команда-штаблы өйрәтүләр ике өлештән торды — ташу белән көрәш һәм янгыннар куркынычы бар вакытка әзерләнү.

Тикшерүнең максаты — килеп чыгарга мөмкин гадәттән тыш хәлләр, язгы ташу нәтиҗәләрен юкка чыгару, табигатьтәге янгыннар вакытында башкарылырга тиешле гамәлләрне эшләү.

— Кама елгасында су күтәрелү нәтиҗәсендә, Октябрь, Яр буе, Кама буе урамнарында урнашкан 22 торак йортны су басты, — дип өстәде Николай Доронин.

Моннан тыш, 75нче янгын-коткару бүлеге башлыгы Евгений Шумилов сөйләвенчә, 25 апрельдән 15 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу вакыт аралыгында янгын куркынычсызлыгын бозган өчен штраф күләме икеләтә арта. 

Быел янгыннарга каршы тәртипнең үзенчәлеге — учаклар кабызуга, каты көнкүреш калдыкларын, коры үлән һәм чүпне яндыру тулысынча тыела.

Махсус сыемнарда ачык утта ризык әзерләү дә тыелган. Җәмәгать туклануы объектлары гына искәрмә булып тора. Моннан тыш, урманлы урыннарга якын торак пункт тирәләрендә 1-3 класс куркынычлы пиротехника эшләнмәләрен куллану тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев