Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Америкада кешеләр эчкерсез, ягымлы

Алабугалы Юля Жерко тормышын сәяхәтсез күз алдына китерә алмый. Чит илдән кайту белән ул яңа сәяхәткә барырга планлаштырыла һәм буш вакыты чыгу белән, ул кабат сәяхәткә китә. Шул сәбәпле көчле энергияле, актив, тик тормас, кояш сыман гел елмаеп торучы кызның буш вакытын эләктереп алу җиңел булмады. Ниһаять, мин аның белән...

- Юля, соңгы елларда син бик актив сәяхәт итәсең. Нинди илләрне карап кайтырга өлгердең?

- Мисыр, Тайланд, Испания, Төркия һәм менә яңа гына соңгы сәяхәттән -Америка Кушма Штатларыннан кайттым.

- Мондый кызыксынуың кайчан башланды?

- Мин дә үземә еш кына шул сорауны бирәм. Беренче тапкыр чит илгә - Испаниягә чыктым. Ул 2007 ел иде. Нәкъ шунда мин үземә сүз бирдем: бернәрсә алмасам алмыйм, ләкин сәяхәткә акча җыеп, елга бер яңа ил күрергә тиешмен.

- Америкага сәфәр планын алдан кордыңмы?

- Мин Америкага барырга дип хыялланмадым да (көлә Юля), ләкин мине океанның теге ягында нәрсә бар дигән сорау әллә кайчан кызыксындыра иде. Америкага сәяхәт гел көтмәгәндә килеп чыкты. Америкада яшәүче ахирәтләрем мине кунакка чакырды һәм мин бер уйламый ризалаштым. Ни кызык, Америкага эләгүен - эләктем, ләкин алар белән күрешергә мөмкинлек булмады. Америка дөньясына мин башым белән чумдым.

- Берүзең юлга чыгарга курыкмадыңмы соң?

- Юк. Лос-Анджелеста фатир алып тордым. Анда бер кыз белән таныштым, аның белән бергә бер төркем кеше җыеп 2 машина арендалап 10 көн эчендә Американы аркылыга йөреп чыктык. Ниһаять, мин Сан-Франциско, Санта-Барбара, Лас-Вегас, Сан-Диего кебек шәһәрләрне үз күзләрем белән карап кайттым.

- Син анда күпме вакыт булдың?

- Быелның август-сентябрь айларын мин АКШ та үткәрдем. Бу айлар минем өчен онытылмас мизгелләргә бай хатирә булып калачак.

- Америка шәһәрләре сиңа нык тәэсир иттеме? Шәһәрләр бер-берсеннән нәрсә белән аерылып тора?

- Һәр шәһәр аерым бер кино шикелле. Америка шәһәренең һәр урыны минем өчен ул берәр фильмның кечкенә генә кисәге. Хәзер өйдә Америка киноларын яки клипларын караганда: "О, мин дә бит монда булдым, мин нәкъ шушы урында басып тордым", дип куанам. Бу әйтеп бетергесез хис-тойгылар...

- Кайда яшәдең? Торыр урының кыйммәт булдымы соң?

- Лос-Анджелесның Голливуд районында яшәдем. Өйдән чыгу белән Голливудның йолдызлар аллеясына эләгәсең.

Ярты айга 200 доллар түләдем. Без анда берничә кыз яшәдек, берсе - Италиядән актриса, ә ике кыз - Санкт-Петербургтан. Алар Америкада инде 5 ел яши, гражданство алганнар. Мин алардан: "Сез Рәсәйгә кире кайтырга җыенасызмы? Я кунакка гына, әниләрегезне күрергә?", - дип сорадым. Кызлар миңа: "Юк, беркайчан да, ни генә булса да кайтмыйбыз!",- дип җавап бирде.

- Сәбәбе нидә дип уйлыйсың?

- Америкада кешегә мөнәсәбәт икенче төрле. Мәсәлән, азык-төлек алырга дип кибеткә кергәч, бөтенесен йомшакмы-юкмы дип тотып карадым, ахырда берни дә сатып алмыйча чыгып китәргә җыенганда америкалы миңа туганына елмайган сыман елмаеп: "Берүк, безгә тагын килегез" дигән сүзләр белән озатты. Ә бездә мондый ситуациядә сатучылар артыңнан ырылдап кала, ачулары йөзләренә чыккан була.

- Американнар, гомумән, бездән ни белән аерыла?

- Америкалылар миңа башка планета кешеләре шикелле тоелды: алар киң күңелле, ягымлы, ачык, чит кешегә дусларча мөнәсәбәттә, алар гел елмаеп тора. Миңа аларның гадилекләре ошый. Америкада мин үземне өемдә шикелле хис иттем. Менә искә төште: соңгы көнне Нью Йоркта самолетка хәтле берничә сәгать вакыт булганга, Нью Йорк буйлап йөреп кайтырга ниятләдем һәм аэропорттан 2 зур сумка тотып (чөнки аларда саклау камерасы юк, бәлки, бу террактлар белән бәйле) Тайм Скверга юл тоттым. Юлны миңа берьюлы берничә кеше күрсәтергә һәм аңлатырга омтылды. Үтеп баручылар да туктап, минем проблеманы хәл итәргә тырышты.

Америкада халык бик соң кияүгә чыга, өйләнә. Мин 35 яшьлек өйләнмәгән бик күп егетләрне күрдем. Хатын-кыз исә карьера ясарга тырыша. Шуны төгәл әйтергә була, америкалылар беренче чиратта үзләре, үз ләззәтләре өчен яши. Шулай булмый ни: эштән чыгып 20 минут үтүгә син инде диңгездә, якында гына күңел ачу парклары. Кыскасы, бөтен Америка ул - курорт. Лас-Вегаска барырга теләсәң, 100 доллар түлисең дә, син шунда.

- Америкага бөтенләйгә яшәргә китәр идеңме?

- Ммм... белмим дә (Юля уйланып калды). Безнең рәсәйлеләр Америкада хезмәт күрсәтүче персонал булып эшли. Минемчә, мин бу өлкәдә эшли алмас идем.

- Чит илдә сине нәрсә гаҗәпләндерде?

- Ни кызык, мин Америкада бер ай булдым һәм шул дәвердә бер тапкыр да авырлы хатын күргәнем булмады. Бу хәл миңа бик сәер тоелды. Бездә исә кая карама авырлы, я коляска тоткан хатыннарны еш очратырга була. Рәсәйгә кайтыр алдыннан мин, ниһаять, коляска тотып юлны узучы хатынны күрдем. Игътибарлырак карасам, коляскадан койрык чыгып тора. Чынлап, америкалылар эт-мәчеләргә табына, аларны барыннан да артык күрә. Аларның күбесе бишәр эт бәйләп урамда йөри. Гадәттә, болар кечкенә этләр. Шулай бер тапкыр туганыма кием алырга дип бутикка кердем һәм беренче уем: "вау, монда ниндиләре генә юк: төрле размерлы футболка, күлмәк, башлыклар - бөтенесе шундый матур. Борылып карасам, бер хатын этенә кием сайлый. Аннан гына аңладым: ул хайван киеме кибете икән! Күз алдына китер, искитәрлек зур кибет һәм ул - хайваннар өчен. Анда хайваннар өчен кәләш, кияү киеме, коляска, сувенир, духилар да сатыла.

- Син гади америка гаиләсе белән сөйләштеңме, алар ничек яши?

- Америка һәм Рәсәй гаиләләре бик аерыла. Әйтик, ир белән хатын, аларның балалары туа. Рәсәй гаиләсендә бу очракта шундый хәл күзәтелә: әби-бабай оныклары янына шунда ук йөгереп килә, тәрбияли, үстерергә булыша. Ә америкалы әби-бабай ул балага "салкын" мөнәсәбәттә булачак, оныкларына исләре китмәячәк.

- Америкада көннән-көн хот-дог, гамбургер ашап таза кешеләр күбәя дип әйтәләр. Америка халкы турында син дә шундый фикердәме?

- Күбесе шулай әйтә, ләкин юк, алай түгел. Америкалылар спорт белән даими шөгыльләнә. Иртәме, кичме, алар йөгерә. Урамда спорт киеме кигән ир-ат һәм хатыннар бик күп. Америка хатыннары үзләрен карый. Макдонольдста алар хот-дог, гамбургерлар белән сыйланса да, иртән инде йөгерергә чыга.

- Америка ашлары ошадымы соң?

- Аларның менюларына аш җитми. Америка ашының нигезендә - ит. Стейк, отбивная шикелле иттән торган ашлар бик күп. Мин безнең токмачлы аш, борщ, щины бик сагындым. Әлбәттә, аларда гел аш юк дип әйтеп булмый. Ул бар, ләкин безнең ашка охшамаган. Мәсәлән, аш-пюре. Мин ашларны бик яратам, шуңа күрә миңа бераз авыррак булды. Ә менә бакча җиләге аларда күп. Мин аны туйганчы ашадым. Америкада, гомумән, җиләк-җимеш бик күп.

- Америкалылар гадәттә ничек киенә?

- Бездә яшьләр сыланып торган джинсы, тар юбка, ялтыравыклы күлмәк кисә, америкалылар беренчедән, уңайлы, икенчедән, гади киенә.

- Америкадан кайткач нинди хис-тойгылар кичердең яки кичерәсең?

- Бу әйтеп бетергесез... Кыскасы, Америкага барып кайтуыма мин бик шат һәм үземне бик бәхетле итеп тоям.

- Син кайсы илне нык ошаттың һәм кайсы илгә башка беркайчан да барырга теләмәс идең?

- Мин кабат Мисырга бармас идем. Иң яраткан илем ул - Испания. Мин озак вакыт Испания белән хыялланып йөрдем. Испан музыкасы, гитарасы миңа бик тәэсир итте. Мин хәтта бер вакыт испан телен өйрәндем. Гыйнварда тагын Испаниягә очарга планлаштырам.

- Синең уйлавыңча, илнең үзенчәлекләре безнең кешеләргә: гадәт яки холыкка йогынты ясыймы? Яки рәсәйлеләр һәркайда рәсәйле булып каламы?

- Минемчә, рәсәйле кая барса да рәсәйле булып кала. Бу инде гомергә. Мин үзем рәсәйленең Америкада ямьсез тотышына тап булдым. Кибет ябык иде, шуңа карамастан, ул кибетнең ишеген ватып үзенә исерткеч эчемлек алды да, тыныч кына китеп барды. Рәсәйлеләрне үзгәртеп булмый инде. Мин Америкага килгәч, америкалылар мине, урыс кызын, урысны күрсәң сак бул, дип кисәтте. Америкада яшәүче урыслар үзләренекеләрне алдап, акча эшли икән. Чыннап та, шулай килеп чыкты да. Без бер кыз белән бүлмә өчен акча түләдек, ләкин ул анда яшәмәде, чөнки акча түләү белән ул аңа бездә урын юк, дип әйтте. Әлбәттә, акчасын да кире кайтармады.

- Киләчәктә кая барырга хыялланасың?

- Италиягә барасым килә. Италия урамнарында йөрергә, көйләрен тыңларга телим.

- Әңгәмә өчен рәхмәт, Юля. Хыялларың тормышка ашсын.

Рузилә ГАЛИМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев