Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Һава шарында очачакбыз

Май аенда алабугалылар, һава шарында югарыга күтәрелеп, биеклектән дөньяны күзәтә һәм сәяхәт кыла алачак.

Фотостудия директоры, ә элегрәк КФУның Алабуга филиалында информатика дәресләре алып барган алабугалы Эмиль Гилаев үзенең һава шарында ел ярым элек үк очышлар оештыру уе белән яна башлый. Аңа бу хыялын тормышка ашырырга аның элеккеге коллегасы Ленар Бикиев булыша. Эмиль кирәкле детальләргә заказ биргән арада, ул Псков өлкәсенең Великие Луки шәһәрендә шар белән идарә итү курслары үтә. Алабуганың беренче очучысыннан имтиханны Эмиль үзе ала һәм һава киңлекләрендә сәяхәт итү ләззәтен татый. Шунысын да әйтергә кирәк, республикада әлегә икенчесе генә булган бу шарны ул Мәскәү өлкәсеннән алып кайта һәм өч атна элек сынап карый. Дөрес, әлегә ул бәйләнгән хәлдә - ирекле очыш өчен рөхсәт алырга кирәк. Ул майда әзер булырга тиеш (шарга "техник карау" үткәрелгән, номер алынган).

- Беренче тапкыр очышка әзерләнгәндә, бик куркыныч булыр сыман иде. Күзәтү тәгәрмәчендәгедән әлләни аерылмый икән, әмма аннан алган күңелле, якты тәэсирләр бөтенләй үзгә (ирекле очу вакытында шар 4000 метрга кадәр күтәрелә).

-Шар ничә кеше сыйдырышлы?

-Кәрҗиненең үлчәме 1-1,5 метр. Кышын эчке һәм тышкы температураның аермасы югарырак булганлыктан, пилотны да кертеп, 6 кеше күтәрә ала, ә 40 градуслы кызуда өч кешедән артмый. Шунлыктан җәй көннәрендә очышларны иртән иртүк һәм кич үткәрергә планлаштырабыз. Җилнең тизлеге дә секундына 7 метрдан артырга тиеш түгел.

-Шар Алабуга өстеннән очып үтәчәкме?

-Моның өчен махсус рөхсәт алырга кирәк. Без танышу очышларын шәһәр читендә оештырырга ниятлибез, шар биеклегеннән Алабуга уч төбендәге кебек күренәчәк.

-Һавада очу - бизнесмы әллә хоббимы?

-Күпләр очуны аттракцион дип саный, әмма мин моны спорт дип әйтер идем. Без һава шары фестивальләрендә, конкурсларда катнашырга ниятлибез.

Шарның бәясе бизнес-класслы иномарка бәясенә тиң. Бер сәгать ирекле очу барышында (уртача 10 чакрым) Мәскәүгә барып җитәрлек кадәр газ тотыла. Шунлыктан шарда очу бәяләре дә кыйммәт - 1,5 мең сумнан 7 мең сумга кадәр. Әмма бу алабугалылар, Чаллы һәм Түбән Камада яшәүчеләрнең теләген һич тә киметми, ди эшмәкәр.

Эмиль "АэрорА" клубының уку йортлары, автосөючеләр һәм кызыксынучан яшьләр белән хезмәттәшлек итәчәген, аларга очышларны оештыру, идарә итү мөмкинлекләре бирү турында да сөйләде. Клубның хәйрия акцияләре беренче чиратта балалар йортында тәрбияләнүчеләргә адресланачак.

Налия Касыймова

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250