Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Белемле кеше югалмас

Узган атнада "АлАЗ" генераль директоры КНИТУ-КАИның Алабуга филиалы студентлары белән очрашты.

"АлАЗ" предприятиесе әлеге уку йортына шефлык ярдәме күрсәтә, шуңа күрә завод җитәкчелеге белән очрашулар биредә ел саен үткәрелә. Генераль директор Камил Галимов заводтагы үзгәрешләр турында сөйләде, студентларны белгеч буларак предприятиедә көтүләрен хәбәр итте.

Аннан бераз алданрак КНИТУның Алабуга филиалы студентлары һәм Мамадыш, Менделеев, Алабуга районы авылларыннан килгән мәктәп укучылары алдында "Соллерс" ҖЧҖнең персонал буенча департамент җитәкчесе чыгыш ясады. Ул вуз студентларына киләчәктә предприятиедә һәм махсус икътисадый зонада эшкә урнашу мөмкинлеге турында сөйләде, техник уку йортында белем алуның өстенлекле юнәлеш булуын аңлатты.

Шул ук көнне уку йортында иң яхшы студент парга бәйге узды. Конкурста катнашучыларга эшлекле костюмда йөреп күрсәтергә, тапкырлыкта көч сынашырга, иҗади номерлар белән сокландырырга туры килде. Матур һәм мавыктыргыч көрәш нәтиҗәсендә уку йортының иң матур пары исеменә Иван Мельничук һәм Альбина Әхмәтҗанова лаек булды. Аларга призлар бирелде, котлау сүзләре яңгырады.

Сүз уңаеннан, бу атнада мәгариф идарәсе, 9 нчы мәктәп, КНИТУның Алабуга филиалы һәм "АлАЗ" предприятиесе арасында хезмәттәшлек турында дүрт яклы килешү төзеләчәк.

Наилә Баязитова

Фото автора

м

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250