Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Галәм гүзәле дә булырбыз!

Алабуга балалар йортында тәрбияләнүче 13 яшьлек Наташа Агафонова Казанда үткән "Татарстанның кечкенә миссы" конкурсында катнашып, "Татарстанның зифа миссы" номинациясендә җиңү яулап кайтты.

- Без җиңүебез белән чын күңелдән куанабыз, ул безгә алга таба эшләү өчен ышаныч бирде. Наташаның киләсе конкурсларда да җиңәчәгенә ышаныч туды. Без, конкурс тәмамлану белән, модельләр агентлыгыннан көзен Төркиядә узачак "Галәм миссы" конкурсына чакыру алдык. Тик менә спонсорлар табарга кирәк, ә бу безнең өчен аз акча түгел. Безнең Алабуга данын республика күләмендә генә түгел, чит илләрдә дә яңгыратасыбыз килә. Балалар йортында тәрбияләнүчеләрнең әле беркайчан да мондый югарылыкка күтәрелгәне юк иде. Конкурста җиңүгә өлеш керткән "Жозефина" театры җитәкчесе Наталья Мрясовага һәм даими спонсорыбыз һәм ярдәмчебез "АлАЗ" берләшмәсе генераль директоры Камил Галимовка рәхмәтебез чиксез,- ди балалар йорты директоры Елена Гырдымова Наташаның уңышларына куанып.

Ә Наташаның үзенә килгәндә, аның шөгыльләрен санап кына бетерерлек түгел: музыка мәктәбенең фортепьяно классында белем ала, ефәккә, фарфорга рәсемнәр төшерә, бии, җырлый, өстәвенә иясез хайваннарны ашату, барлау, аларга ия табу кебек игелекле эшләр дә башкара.

Шунысын да әйтергә кирәк, конкурска килгән 500дән артык конкурсантның нибары 37 се генә финалга җитә һәм безнең якташыбыз дәрәҗәле жюриның мәхәббәтен яулый. Жюрида исә Казан, Мәскәү, Балтыйк буе илләреннән дәрәҗәле һәм дөньяви танылган вәкилләр була. Наташаның инглиз телендә башкарылган "Красотка" җыры тәмамланганнан соң, жюри аны аяк өсте басып алкышлый. Конкурста җиңүче буларак, аңа таҗ (Мексикада эшләнгән) һәм җиңүче тасмасы, шулай ук сертификат тапшырыла. Моннан тыш ул төрле компанияләр һәм конкурста тапкан дуслары бүләк иткән күпсанлы бүләкләрне санап та бетерә алмавын әйтә.

Наташаның шатлыгы эченә сыймый, шулай булмый ни, тиздән дәрәҗәле журналларның берсе тышында аның рәсеме урын алачак. Алда әле аны күпсанлы конкурслар көтә. Тиздән Мәскәүдә яки Сочида "Жозефина" модалар театры белән берлектә модалар күрсәтәчәкләр, аннан Доминикан республикасы яки Бразилиядә үтәчәк конкурста да катнашырга өметләнә. Башка калалардагы балалар йортларында тәрбияләнүчеләр андый ярыш-конкурслардан калмаган кебек, алабугалыларның да башкалардан һич калышасы килми. Бәлки әле арабызда әнә шундый сәләтле балаларыбызга ярдәм итәргә теләүчеләр дә табылыр.

К.Габиди

Рәсемдә: Наташа Агафонова татар милли киемендә (зәңгәр күлмәктән)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев