Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Хыяллар чынга аша

Алабуга балалар йортында тәрбияләнүче Сережаның күңелендә йөрткән хыялы, ниһаять, тормышка аша: ул чит илгә барачак. Моннан тыш ул Тимур Кизяков белән дуслашкан, ә Тимур озакламый Алабугага килергә вәгъдә биргән.

Бу атнада "2011 ел хәйриячесе" бәйгесенең нәтиҗә ясау тантанасында могҗизалы вакыйга булды.

Сережа Петров - авыр тормыш хәлендә калу сәбәпле балалар йортына эләккән 13 яшьлек малай. Сережа "кыен" балалар исәбенә керә, моннан ел ярым элек балалар йортыннан качып, ике ай подвалларда кунып йөргәннән соң, аны хәтта балигъ булмаганнар комиссиясенә исәпкә дә куялар. Тик шул вакыйгадан соң Сережа нык үзгәрә: хәзер ул башкалар өчен үрнәк. Малай икенче мәктәптә укый, иртәнге җидедә торып спорт комплексына бокс белән шөгыльләнергә бара, "Жозефина" мода театрына да җитешә. Ә күптән түгел Сережа "Матурлык, гармония һәм сәләт" региональ бәйгедә җиңү яулый. Ул күп нәрсә белән кызыксына, һәр башланган эшен ахырына җиткерә, диләр тәрбиячеләр.

Конкурста республиканың 12 балалар йортында тәрбияләнүче катнаша. "Ел хәйриячесе" бәйгесендә бүләкләнүгә исә Алабугада яшәүче Сережа лаек дип табыла.

Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Алабуга делегациясе район башлыгы Геннадий Емельянов белән бергә була. Республиканың иң яхшы һәм юмарт кешеләрен Президент Рөстәм Миңнеханов һәм дәүләт советнигы Минтимер Шәймиев котлаганны Сережа сокланып күзәтә.

Малайның чит илгә самолетта очу хыялы үзе көткәннән дә тизрәк тормышка аша: Сережа анда танылган "Ак барс" хоккей клубы командасы белән барачак. Аның өчен хәзер клуб формасы һәм тимераяклар әзерлиләр.

Тантана алдыннан Сергей "Пока все дома" гаилә программасын алып баручы Тимур Кизяков белән очраша. Тимур Кизяков - "Золотой Остап" һәм "Тэфи" премияләренең "Иң яхшы алып баручы" номинациясе лауреаты, "Лицо - 2000" конкурсы лауреаты, Дуслык ордены иясе. Аның тапшыруындагы ятим балалар турындагы рубрика ярдәмендә 87 бала әти-әниле булган. Казан театры сәхнәсендә Тимур Кизяков Татарстан Президентына "Балаларга ярдәм ит" исемле яңа проектны төшерүдә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәтен җиткерде.

Сережа Петров алып баручы белән танышып кына калмый, ул аның белән чынлап дуслаша. Малай аны Алабугага балалар йортына кунакка чакыра, ә Тимур Кизяков җитди рәвештә язын төшерү төркеме белән килергә вәгъдә итә.

- Мондый чаралар ярдәмендә балалар могжизага ышана, өметләре барлыкка килә, - ди Елена Гырдымова. - Үз хыялына ирешү өчен күп көч куйган кешенең уңышка ирешүен балалар үз күзләре белән күрде. Алар үзләре дә нәрсәгә дә булса омтыла башлый, ә без ярдәм итәргә һәрвакыт әзер. Мәсәлән, хәзер Наталья Агафонова, Арина Гречнева, Лена Оглы һәм Настя Косолапова "Татарстанның кечкенә принцессасы" региональ бәйгесендә катнашырга әзерләнә.

Ә Сережа тырышып тимераякта шуарга өйрәнә һәм Тимур Кизяковның килүен көтә.

Налия Касыймова

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев