Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Менделеевскта ике бала һәлак булганнан соң «Таткоммунэнерго» компаниясенең ике хезмәткәре кулга алынган

Компания хезмәткәрләре 7 гыйнварда ук кулга алынган.

Менделеевск шәһәрендә коеда ике бала һәлак булганнан соң «Таткоммунэнерго» хезмәткәрләрен кулга алдылар.

Компания хезмәткәрләре 7 гыйнварда ук кулга алынган — икесен дә суд өй арестына җибәргән, дип яза «Татар-информ».

4 гыйнварда Менделеевскида ачык коеда 10 яшьлек ике малайның үле гәүдәләре табыла. Капкачсыз кое балалар шуа торган тау янында була. Таудан шуган балалар коега егылып төшә.

Соңрак ачыкланганча, кое «Таткоммунэнерго» балансында исәпләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев