Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Музыкаль фестиваль

25 февральдә "Бруклин" күңел ачу үзәгендә 17 сәгатьтә Алабуга һәм Чаллы коллективлары катнашында рок-фестиваль үтәчәк.

Фестиваль "Shot Break" (шартлау мизгеле) дип атала һәм "Outbreak Music" проекты кысаларында шәһәрнең "Алабуга нуры" һәм "Новая Кама" газеталары мәгълүмати ярдәмендә уза.

Катнашучылар арасында яшь коллективлар һәм җиде-сигез еллык иҗат тәҗрибәсе булган төркемнәр дә бар. Бу - Алабуганың "Lunar Strain", "Outbreak On The Sun", "Empire Of Illusion", "ДистрейшН" һәм "Menstrual Divider" төркемнәре, Чаллының "ZIMIN" һәм "ГРАЙ" коллективлары. "ГРАЙ" группасы бу кичтә "Туган җир турында" исемле яңа альбомын тәкъдир итәчәк. Альбом узган елда Мәскәүдә чыккан.

Әлеге кичәнең төп максаты: Алабуга һәм Чаллы шәһәрләрендә рок-мәдәниятне үстерү, диләр концертны оештыручы "Lunar Strain" группасы вокалисты Марат һәм "Четвертый мир" төркеменең гитарачы-вокалисты Ильяс. Бу юнәлеш музыкантларына җирле сәхнәдә шундый зур масштабта чыгыш ясау бәхете бик сирәк эләгә, ди егетләр.

- Зур шәһәрләр белән чагыштырганда, Алабугада рок-хәрәкәт алай киң таралмаган, - дип аңлата Ильяс. - Тик теләк булган очракта, җирле группаларның чыгышына һәрвакыт эләгергә мөмкин.

- Халык тере музыканы көтеп ала, - дип өсти Марат. - Яшьләр үзләре өчен якын булган музыканы, субкультураны табарга тиеш. Алабуганың кайбер группалары (мәсәлән, "Барадж" һәм "Lunar Strain") республикада һәм Россиядә танылырга җитеште. Сизгәнсездер, бу кичәдә без үзебез музыкант та, оештыручы да. Чөнки беркем дә әзер чараны китереп бирми.

- Халыкта, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләрдә, рок алкоголь һәм наркотиклар белән бәйле дигән фикер бар.

Марат: Болар барысы да - стереотиплар һәм аларны җимерергә кирәк. Чөнки, мәсәлән, клубларда рэйв-кичәләр һәм дискотекалар еш кына наркотиклар белән үтә, бу турыда ачыктан-ачык әйтмиләр генә.

Ильяс: Рок-концертларның күбесе "Рок - наркотикларга каршы" лозунгы белән үтә. Аерым мода барлыкка килә дияргә дә була. Башка музыкаль юнәлешләр белән чагыштырганда, психоактив матдәләргә бәйлеләрнең проценты бертөрле дип уйлыйм.

Марат: Безнең төп тамашачы - яшьләр, өлкән сыйныф укучылары. Наркотикларга каршы пропаганда буенча без 10 нчы мәктәп һәм аның директоры белән хезмәттәшлек итәбез.

Димәк, кышның соңгы шимбәсендә салкыннарга "юк" дияргә әзерләнәбез! "Outbreak Music" проекты барлык рок-мәдәният яратучыларны музыка белән ләззәтләнеп, дуслар арасында ял итәргә чакыра.

Билетларны группа музыкантларында, "Бруклин" күңел ачу үзәгендә һәм таратучылардан алырга мөмкин.

Билетларга заказ бирү өчен телефон: 8-917-286-73-21 һәм 8 (85557) 3-70-67. Теләге булганнар шул ук билетлар буенча клубның төнге программасына да кала ала.

Наилә Баязитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250