Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Татарстан трассасында юл фаҗигасендә бер гаилә һәлак булган

Авария Теләче районы янында килеп чыккан.

Бүген Казан — Шәмәрдән трассасының Теләче районына кергән өлешендә коточкыч юл һәлакәте килеп чыкты, дип яза Татар-информ. 

Шаһитлар әйтүенчә, монда Porsche автомобиле белән Ford җиңел машинасы бәрелешкән. Көчле бәрелеш аркасында ике машина да юл читенә чыгып очкан.

Җиңел машинада барган ир-ат һәм хатын-кыз икесе дә вафат, ди юл-транспорт һәлакәтенең шаһитлары.

Ford автомобилендә ирле-хатынлы бер гаилә әгъзалары һәлак булган. Аларга 50 яшь тирәсе.

Фото: һәлакәт шаһитларыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев