Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Татарстанда квадроцикл агачка бәрелгән, өч кеше һәлак булган

Фаҗига Биектау районында килеп чыккан.

Бүген төнге беренче яртыда Татарстанның Биектау районы Шигали авылында кешеләр үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булган, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы. 

Идарәсен югалткан квадроцикл юл читенә төшеп китә һәм агачка бәрелә. Йөртүче һәм 37 яшьлек пассажир алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән. Квадроциклның 17 яшьлек тагын бер пассажирын хастаханәгә озатканнар, берникадәр вакыттан соң аның да йөрәге тибүдән туктаган.
Якынча мәгълүматлар буенча, квадроциклның йөртүчесе шлем кигән, ә пассажирлар кимәгән булган.

«Биектау районы прокуратурасы аварияне тикшерүнең барышын контрольдә тота. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә», — дип ачыклык кертте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Фото: Татар-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев