Татарстанда юл һәлакәтендә 6 кеше һәлак булган
Фаҗига Чистай районында килеп чыккан.
Юл-транспорт фаҗигасе Татар Сарсазы авылы янында булган. Лада ларгус машинасы «Россия Почтасы» йөк машинасы белән бәрелешә.
Бәрелешкәннән соң ике автомобильгә дә ут каба. Беренчел мәгълүмат буенча, һәлакәттә Лада ларгуста барган 6 кеше (алар арасында 6 яшьлек бала да бар) һәлак булган. Алар янган машинадан чыга алмаган.
Хәзерге вакытта фаҗига сәбәпләре ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев