Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Ульяновск өлкәсендә балалар бакчасында коточкыч фаҗига

Анда ике бала һәм кече тәрбиячене атып үтергәннәр.

Ульяновск өлкәсендә Вешкайм бистәсендәге «Рябинка» балалар бакчасында атыш вакытында биш яшьлек малай һәм алты яшьлек кыз, няня һәлак булган. Бу хакта РЕН ТВ хәбәр итә.

Телеканал мәгълүматлары буенча, башта җинаятьче кече тәрбиячене яралаган. Шулай ук тәрбияче Ольга Митрофановага, балаларга аткан. Шуннан соң үз-үзенә кул салган.

Учреждениедә каравылчы булмаган, бары тик махсус төймә генә урнаштырылган.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, тыныч сәгать вакытында, җинаятьче ИЖ-27 мылтыгын тотып балалар бакчасына кергән. Хәзер урында хокук саклау органнары хезмәткәрләре эшли. Тикшерү дәвам итә. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев