Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Алабуга аграрийлары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте

Алабугада авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен билгеләп үттеләр.

Узган шимбәдә шәһәрнең мәдәни үсеш үзәгендә авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре өчен бәйрәм чарасы оештырылды.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев аларның эшенә югары бәя бирде. Быел авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 70 мең тоннадан артык ашлык суктырып, тәүлегенә 70 тонна сөт савып алды. Хуҗалыклар яңа технологияләр кертә, бу күрсәткечләргә тәэсир итә. Рөстәм Мидхәт улы аларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм иң яхшы хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырды.

Аларны бәйрәм белән ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов котлады.

Чара политехник көллиятнең быел ачылган «Авыл хуҗалыгы техникасын һәм җиһазларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау» факультетының беренче курсында укучы студентларга студент билетлары тапшыру белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев