Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Алабуга чәк-чәге «Россия тәмнәре» конкурсында икенче урынны алды

Әлеге милли ризык махсус номинациядә җиңеп чыкты.

«Россия тәмнәре» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсы нәтиҗәләре буенча «Казан чәк-чәге» «Попробуй полюбишь» номинациясендә икенче урынны алды. Бу чәк-чәкне Алабуга азык-төлек комбинаты җитештерә.

Бүләкне Татарстан Республикасы Президенты кулыннан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышында предприятиенең генераль директоры Ярослав Пурий алды.

Билгеләп үтик, Алабуга азык-төлек комбинаты — үсеп килүче предприятие. Аның ассортиментында прәннек, печенье, зефир, пастила, мармелад, конфет, чәк-чәк һәм кекслар бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев