Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
КӨН ТЕМАСЫ

Алабуга Яңа елны ничек билгеләп үтте

Бүген шәһәрнең тарихи өлешендә, матур Шишкин буаларында «Молодежный» стадионында шәһәрнең төп кышкы бәйрәме — Яңа елны каршыладылар.

Якынлашып килүче 2026 ел белән барысын да Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев һәм хөрмәтле кунаклар — Татарстан җитәкчелеге вәкилләре котлады. Алар соңгы еллардагы зур казанышларны билгеләп үттеләр һәм иң изге теләкләр теләделәр. Аннары Рөстәм Нуриев Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Моннан тыш, АМРның социаль үсеш буенча башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Мерзон «Минем хайван — суперйолдыз» муниципаль конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде.

Быел Шишкин буаларында урман гүзәлен бизәүдән тыш, яктырткыч кострукцияләр урнаштырдылар, шулай ук шугалак ясадылар, аттракционнар куйдылар: Кыш бабай утырган электр паровозы, квадроциклларда, тюбингларда, таудан шуу һәм башкалар.

Яңа ел программасы алабугалыларны гына түгел, шәһәр кунакларын да җәлеп итте. Балалар һәм өлкәннәр гаиләләре, дуслары белән күңел ачтылар, артистларга кушылып җырладылар, биеделәр. Мәскәү театрының «Сириус» боз театрының фигуралы шуу буенча дөньякүләм йолдызлар катнашындагы «Боз һәм Ялкын» боз тамашасын җыелганнар бик зур соклану белән карадылар. Бәйрәм матур салют белән тәмамланды.

«Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталары редакциясе һәркемне бәйрәм белән котлый!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев