Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Алабуга мәктәпләрендә «Татнефть» гранты чараларына сыйныф бүлмәләре җиһазлана

Яңа уку елы башлануга, «Татнефть» гранты чараларына шәһәр һәм район мәктәпләрендәге профильле сыйныф бүлмәләре җиһазланды.

Гомуми белем бирү оешмалары грантны былтыр алды, быел исә аны тормышка ашырырга керештеләр. Мәсәлән, 1нче мәктәптә роботлар техникасы кабинеты җиһазландырылган. Директор урынбасары Татьяна Трофимова сөйләвенә караганда, грантның миллион сумлык күләменә роботларның җиде комплекты, укучылар һәм укытучылар өчен күчмә ноутбуклары булган мобиль компьютер классы сатып алынган. 

Шәһәрнең 6нчы мәктәбендә грант хисабына информатика бүлмәсен җиһазлаганнар. Информатика укытучысы Татьяна Сучкова әйтүенә караганда, анда ремонт ясалган — стеналарны буяп, кабинетта да, лаборант бүлмәсендә дә җиһазларны алыштырганнар, кирәкле нәрсәләр сатып алынган. Болар: компьютерлар, интерактив такта, программалы тәэмин ителешле виртуаль күзлек.

Поспелово авыл мәктәбендә яңа физика бүлмәсе барлыкка килгән. Мәктәп директоры Фазыл Сөләйманов сөйләвенчә, моның өчен җиңелчә ремонт ясалган булган — стеналарны буяганнар, линолеумны яңартканнар, парта һәм җиһазлар алыштырылган. Яңа җиһаз да — физика буенча цифрлы лаборатория, уку-укыту тупланмалары, интерактив такта, күрсәтмә өстәл, проектор, күп функцияле җайланма сатып алганнар.

Шулай ук район мәктәпләрендә «Үсү ноктасы» белем үзәкләре ачыла. Алар Танайка, Поспелово, Бехтерево, Костенеево, Иске Юраш авыл мәктәпләрендә һәм 11нче мәктәптә бар. 

Быел Лекарево мәктәбендә ачылды. Биредә химия, биология, физика, бүлмәләре төзекләндерелә, кирәкле җиһазлар кайтарыла. 2022 елда Татарстанда барлыгы шундый 117 үзәк эшли башлады, алар табигый-фәнни һәм технология юнәлешендә «Заман мәктәбе» федераль проектының «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында ачылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев