Алабугадан Казанга мобилизацияләнүчеләр өчен гуманитар ярдәм җибәреләчәк
Ярдәм күрсәтү өчен җирле бюджеттан 3 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән.
Мобилизацияләнүчеләргә ярдәм күрсәтү кысаларында Алабугада атна дәвамында гуманитар йөк җыелачак һәм Казанга җибәреләчәк.
Медицина кирәк-яракларыннан тыш, сугышчыларга төнлә күрергә ярдәм итә торган җиһазлар да китереләчәк. Йөкнең бер өлеше кичә җибәрелгән инде. Ярдәм күрсәтү өчен җирле бюджеттан 3 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән.
Гуманитар ярдәм җыюга шулай ук актив алабугалылар һәм авыл җирлекләрендә яшәүчеләр дә кушылды, ярдәм җыю пунктларына алар җылы әйберләр, гигиена чаралары һәм азык-төлек алып килә.
Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә мәктәптә түләүсез туклану һәм балалар бакчасына йөрү, республика шифаханәләренә юлламалар, консультатив һәм психологик ярдәм кебек комплекслы ярдәм күрсәтелә. Моннан тыш музейларга, кинотеатрларга һәм спорт объектларына бушлай абонементлар бирелә. Ярдәм чаралары белән тәэмин итүгә акча җирле бюджеттан бүленәчәк.
Бүгенге көндә мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә кураторлар беркетелгән — бу бюджет учреждениеләре, предприятие, иҗтимагый оешма җитәкчеләре, депутатлар. Авылларда яшәүче гаиләләр, куратордан тыш, авыл җирлеге башлыкларына да беркетелгән. Район башлыгы Рөстәм Нуриев ассызыклаганча, бер генә гаилә дә муниципалитет ягыннан ярдәмсез һәм игътибарсыз калмаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев