Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Алабуга районында магистраль ярымприцеплар җитештерүче завод ачылды

«Алабуга» махсус икътисади зонасында яңа производствоны эшләтеп җибәрүдә Рөстәм Миңнеханов катнашты.

31 гыйнварда «Вагнермайер Руссланд» заводын рәсми ачу тантанасы булды. Инвест-проект 3 типтагы магистраль ярымприцеплар җитештерүне оештыруны күздә тота.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, заводта җитештереләчәк продукциягә йөк ташу базарында ихтыяҗ зур. Предприятие коллективына уңышлар теләп, ул инвесторларга һәм җитештерүдә эшли башлаячак командага рәхмәт белдерде һәм республика җитәкчелегенең продукцияне башка төбәкләргә дә кертү өчен барлык шартлар тудырачагына ышандырды.

— Безнең республика иң күп йөк тракторлары җитештерә. Минемчә, алар шунда ук дөнья дәрәҗәсендәге заманча ярымприцеплар белән комплектланачак, — диде ТР Рәисе.

Заводның җитештерү куәте елына 2,1 мең берәмлек тәшкил итә, алга таба бу күрсәткечне елына 3 меңгә кадәр арттыру планлаштырыла. Предприятие 7,5 мең квадрат метр мәйданлы «Синергия» ИТП бинасында урнашкан. Презентация белән мәртәбәле кунаклар алдында заводның башкарма директоры Рөстәм Субханкулов чыгыш ясады.

— Бу уникаль завод, чөнки биредә без предприятиенең барлыкка килгән көненнән үк берничә мөһим факторны берләштерә алдык: җитештерү технологиясе, зур инвестицияләр күләме, алдагы 5 елда 9 мең ярымприцеп китерүгә төзелгән контракт; шулай ук дәүләттән зур ярдәм алуга ирештек. Иң зур горурлыгыбыз — үзебезнең җитештерү технологиясе. Җитештерелгән продукция күләме дә зур, биредә елына 3 мең әзер ярымприцеп чыгарылачак. Технологик процесска югары җитештерүчәнлек кертелде — елына бер хезмәткәргә 50 миллион сум керем булуы көтелә. Бу эшчеләргә әлеге тармакта булган уртача хезмәт хакыннан 25 процентка югарырак хезмәт хакы тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә.

Безнең заводның тагын бер үзенчәлеге — аның автоматлаштырылган булуы. Безнең предприятиедәге барлык эш урыннары җитештерү белән автоматлаштырылган идарә итүнең бердәм системасына кертелгән, без аны үзебез эшләдек. Ул онлайн режимда мөһим отчетлар алырга мөмкинлек бирә, — дип хәбәр итте предприятие җитәкчесе.

Җитештерү башланыр алдыннан завод продукциясе прототибында сынаулар циклы үткәрелгән.

— Без аңа 40 тонналык йөк салып сынадык. Сынаулар вакытында ике комплект тәгәрмәч ышкылып бетте, әмма прототип сынмады, — дип горурланып сөйләде Рөстәм Субханкулов.

Якын арада предприятие җитәкчелеге тәүлек әйләнәсе җитештерү режимын җайга салырга ниятли, материаллар һәм әзер продукцияне җиткерүнең логистик чылбырын оптимальләштерә: хәзер инде ярымприцепларны Россия компанияләре генә түгел, ә Белоруссия һәм Казахстанда да көтәләр.
Район башлыгы Рөстәм Нуриев, республиканың төрле министрлыклары һәм «Алабуга» МИЗы җитәкчелеге вәкилләре кергән хөрмәтле кунаклар делегациясе өчен презентациядән соң завод буенча экскурсия үткәрелде.

Алабугага эш визиты кысаларында Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Көньяк парк» торак комплексында булды. Йортлар махсус икътисади зона хезмәткәрләре һәм колледж студентлары өчен аренда торагы буларак төзелгән. Комплекс үз эченә 4,2 мең кешегә исәпләнгән 11 биш катлы йортны ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев