Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Алабуга районы мәктәпләрендә азык-төлек блоклары ремонтланачак

Ремонт һәм җиһазландыру эшләрен җәй эчендә тәмамлау планлаштырыла.

Алабуга районының җиде мәктәбендә уку елы тәмамланганнан соң ризык әзерләү блокларын ремонтлау башланачак. Яңарту Алабуганың 6, 8, 9 нчы һәм 2 нче гимназиясе, Поспелово, Бехтерево, Яковлево мәктәпләренә кагылачак. Бу хакта Алабуга муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлау һәм җиһазлау программасы Татарстанда быел эшли башлады. Бу максатларга Алабуга районы өчен республика бюджетыннан 28 миллион сум бүлеп биреләчәк.

Мәгариф идарәсеннән хәбәр итүләренчә, ризык әзерләү блокларының эскизы инде әзер. Ремонт һәм җиһазлау эшләрен җәй эчендә тәмамлау планлаштырыла һәм яңа уку елында укучылар яңартылган ашханәләрдә туклана алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев