Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
КӨН ТЕМАСЫ

Алабуга тхэквондо ВТФ буенча берьюлы ике чемпионатны кабул итте

Ачылу тантанасы катнашучылар парады һәм Алабуга артистлары чыгышы белән башланып китте.

Бүген Җиңел атлетика манежында әлеге спорт төре буенча Россия кубогына ярышларны ачу тантанасы булды. 27 октябрьдә Россиянең команда чемпионаты старт ала.

Кубокка дәгъва итүчеләр ярышлары 25 октябрьгә кадәр, командалар ярышлары 29 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ярышларда Россия Федерациясенең 34 субъектыннан барлыгы 350 дән артык спортчы катнаша. Татарстаннан 24 кеше чыгыш ясый.

Ачылу тантанасы катнашучылар парады һәм Алабуга артистлары чыгышы белән башланып китте. Бу вакытта холлда барлык килүчеләрне Татарстан халыклары музыкасын башкаручы ансамбль каршы алды.

Аннары ярышларда катнашучыларны һәм аларның җанатарларын Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының спорт әзерлеге үзәгенең җәйге спорт төрләре бүлеге баш белгече, Казанның тхэквондо Федерациясе (ВТФ) Президенты Эдгард Можаев илебезнең спорт тормышындагы әлеге зур вакыйга белән котлады. Ул спортчыларга лаеклы көндәшләр һәм ышанычлы җиңүләр теләде.

Алабуга районы башлыгы исеменнән җыелучыларны аның урынбасары Александр Косов сәламләде:

— Легендалар белән сугарылган Алабуга җирендә мондый дәрәҗәдәге ярышларны кабул итүебезгә без бик шат. Спортчыларга һәм тренерларга уңышлар телим. Алга! Вперед!

Россия тхэквондо берлеге вице-президенты һәм башкарма директоры Геннадий Жигульский Татарстан һәм район җитәкчелегенә ярышлар өчен лаеклы мәйданчык өчен рәхмәт белдерде. «Иң көчле спортчы җиңсен», — диде ул, ярышларга рәсми старт биреп.

Моннан тыш, тантанада мәртәбәле кунаклар арасында Россия тхэквондо берлеге вице-президенты, Татарстан Республикасы Тхэквондо федерациясе президенты Рәфис Мусин һәм сугышчан хәрәкәтләр ветераны, махсус хәрби операциядә катнашучы Андрей Че бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев