Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Алабугада 15 февральдән җәмәгать транспорты маршрутлары расписаниесе үзгәрәчәк

Якын арада шәһәр автопаркы тагын 6 Газель машинасы белән тулыланачак.

Шәһәр җәмәгать транспорты маршрутларының яңа расписаниесе расланды, расписание 15 февральдән гамәлдә булачак, бу хакта безнең хәбәрчегә район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Андрей Томилин хәбәр итте.

Чиновник сүзләренчә, кайбер маршрутларда автобуслар ешрак йөриячәк, башкаларында — элеккегә караганда сирәгрәк. Мәсәлән, 2 нче маршрут буенча ике автобус булган булса, хәзер дүртәү йөриячәк, «сигезле» ләр — алты булачак, «16 нчы» маршрутта ике автобус урынына — дүрт булачак. «Өчле» маршруты буенча 1 автобус йөри, ул Болгар урамына да керәчәк. 

Җитәкче ассызыклаганча, хәзердән башлап, яңа расписаниене үтәмәгән өчен район башкарма комитеты автобус хуҗасын законлы нигездә эшчәнлек турындагы таныклыгыннан мәхрүм итәргә һәм җәза билгеләргә мөмкин. Пассажир ташучыларның эшен район башкарма комитетының транспорт бүлеге белгечләре контрольдә тотачак.

Андрей Томилин хәбәр иткәнчә, якын арада шәһәр автопаркы тагын 6 Газель белән тулыланачак. Бу автобуслар, Алабуга муниципалитетына республика Рәисе тарафыннан тапшырылды. Әлеге транспорт шәһәр һәм шәһәр яны маршрутларына җибәреләчәк.

Яңа маршрут челтәрләре турында барлык мәгълүмат шәһәрнең рәсми сайтында, социаль челтәрләрдә, күп фатирлы йортларның мәгълүмат стендларында урнаштырылачак.

Яңа графикны монда карагыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев