Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Алабугада 5 альтернатив маршрут эшли башлады

Җәмәгать транспорты альтернатив маршрут буенча йөри.

8 октябрьдән альтернатив биш маршрут — 1а, 3а, 16нчы маршрутлар, шулай ук 109нчы (Олы Качка) һәм 110нчы (Бехтерево) маршрутлары йөри башлады.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, шәхси эшмәкәр Худан Л.И. тарафыннан хезмәтләндерелә торган маршрутлар үз вазифасын үтәми диярлек, пассажирларны йөртүчеләргә карата зарлануларны алабугалылар социаль челтәрләр аша да, район башлыгының кабул итүендә дә еш яңгыратты. 1, 7, 104 (Олы Качка), 106 (Бехтерево) маршрутлары буенча автобуслар я расписание буенча йөрми, яисә бөтенләй килми. Шуңа күрә район җитәкчелеге яңа, альтернатив маршрутлар булдыру турында карар кабул итте. Әйтергә кирәк, алар алда санап үтелгәннәрен кабатламыйлар, алар арасында аерма бар. Мәсәлән, «1а» маршруты автостанция аша узачак, башлангыч нокта − Бакый Урманче урамындагы тукталыш; «3а» Болгар урамына керәчәк, 16нчы маршрут исә Тугаров урамы аша яңа футбол манежына кадәр хәрәкәт итәчәк. Олы Качка һәм Бехтерево авылларына маршрутлар автостанциядән китәчәк: Олы Качкага — 4 нче микрорайон аша, ә Бехтеревога — шәһәр аша.

Тукталышлар: 
— «1а» — «Бакый Урманче урамы», «Автомобильчеләр урамы», «Хирург Нечаев урамы», «Березка» СҮ«, «Мәрҗани урамы», «Мәрҗани урамы» (Стоматология «Доктор-М»), «Магнит» СҮ«, «Автостанция», «Спортивная», «Поликлиника», «Меридиан» СҮ«, «Яшьләр урамы», «3нче мәктәп», «НГДУ «Прикамнефть», «Үзәк хастаханә», «Александр бакчасы», «Ленин мәйданы», «Шишкин буалары», «Лодочная», «Причал», «НГДУ «Прикамнефть» (Төзүчеләр урамы буенча), «Иллюзион» кинокомплексы», «Үзәк базар», «Мираж» СҮ»;

— «3а»: «Бакый Урманче урамы», «Автомобильчеләр урамы», «Хирург Нечаев урамы», «Әйләнеч шоссе», «Радужный» мкр«, «Мәрҗани урамы» (Стоматология «Доктор-М»), «Магнит» СҮ«, «ГИБДД», «Факел» гараж ширкәте, «Танайка» мкр«, «Болгар урамы», «УТТ», «Ипподром», «Шәһәр Мәдәният сарае», «НГДУ Прикамнефть», «Үзәк хастаханә», «Александр бакчасы», «Ленин мәйданы», «Стахеевлар урамы», «Тугаров урамы», «Муса Җәлил урамы», «Университет», «Совет урамы», «Галиәскар Камал урамы», «Кооператив урамы», «УкупрПласт», «Развилка», «УкупрПласт», «Мәчет», «Муса Җәлил урамы», «Тугаров урамы», «Стахеевлар урамы», «Ленин мәйданы», «Александр бакчасы», «Үзәк хастаханә», «НГДУ «Прикамнефть», «Шәһәр Мәдәният сарае», «Ипподром», «УТТ», «Болгар урамы», «Танайка мкр», «Факел» г/ш», «ГИБДД», «Магнит» СҮ«, «Мәрҗани урамы» (Стоматология «Доктор-М»), «Мәрҗани урамы», «Березка» СҮ«, «Мираж» СҮ«, «Хирург Нечаев урамы», «Автомобильчеләр урамы», «Бакый Урманче урамы»;

— «16»: «Бакый Урманче урамы», «Автомобильчеләр урамы», «Хирург Нечаев урамы», «Березка» СҮ«, «Мәрҗани урамы», «Мәрҗани урамы» (Стоматология «Доктор-М»), «Магнит» СҮ«, «Факел» гараж ширкәте«, «ГИБДД», «Танайка мкр», «Үзәк хастаханә», «Меридиан» СҮ«, «Яшьләр урамы», «3нче мәктәп», «НГДУ «Прикамнефть», «Үзәк хастаханә», «Александр бакчасы», «Ленин мәйданы», «Стахеевлар урамы» (Нефтьчеләр пр. буенча), «Тугаров урамы» (Нефтьчеләр пр. буенча), «Муса Җәлил урамы» (Нефтьчеләр пр. буенча), «Университет», «Совет урамы» (ШГД), «Галиәскар Камал урамы», «Кооператив урамы», «УкупрПласт», «Монастырь», «Иске базар», «1 Май урамы», «Карьер урамы», «Петропавлов зираты», «Татарстанның 10 еллыгы урамы», «Стахеевлар урамы» (Мәскәү ур. буенча), «Иллюзион» кинокомплексы», «Үзәк базар», «Мираж» СҮ«;

— «109»: «Автостанция», «Магнит» СҮ«, «Мәрҗани урамы» (Стоматология «Доктор-М»), «Радужный мкр», «Автомобильчеләр урамы», «Олы Тарловка җирлеге, «Хлыстово җирлеге», «Качка җирлеге», «Хирург Нечаев урамы», «Мираж» СҮ», «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәге«;

— «110»: «Автостанция», «ГИБДД», «Факел» г/ш«, «Танайка мкр», «УТТ», «Ипподром», «Шәһәр Мәдәният сарае», «НГДУ «Прикамнефть», «Үзәк хастаханә», «Александр бакчасы», «Ленин мәйданы», «Стахеевлар урамы» (Нефтьчеләр пр. буенча), «Тугаров урамы» (Нефтьчеләр пр. буенча), «Муса Җәлил урамы» (Нефтьчеләр пр. буенча), «Мәчет», «УкупрПласт», «Развилка», «Горький урамы», «Сельхозхимия», «Каринка» б/ш», «Бехтерево җирлеге», «Муса Җәлил урамы» (Мәскәү ур. буенча), «Тугаров урамы» (Мәскәү ур. буенча), «Стахеевлар урамы» (Мәскәү ур. буенча), «НГДУ «Прикамнефть» (Төзүчеләр ур. буенча), «3нче мәктәп», «Иллюзион» кинокомплексы», «Үзәк базар», «Үзәк хастаханә», «Магнит» СҮ«, «Мәрҗани урамы» (Стоматология «Доктор-М»), «Мәрҗани урамы», «Мираж» СҮ«, «Хирург Нечаев урамы», «Бакый Урманче урамы».

Халык уңайлыгы өчен яңа маршрутларның хәрәкәт расписаниесен тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев