Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Алабугада фатирда янгын чыгу сәбәпләре ачыкланды

Янгында төтен белән агуланган бала үзәк район хастаханәсенә китерелә.

Кичә Алабугада чыккан янгында 12 яшьлек бала зыян күргән.

Янгын турында хәбәр кизү бүлеге пультына 19.15 сәгатьтә килеп ирешә. Хәбәр итүләренчә, Мәрҗани урамындагы 18 нче йортта фатир яна. 
Коткаручылар вакыйга урынына 4 минуттан соң килеп җитә. Ун катлы күп фатирлы торак йортның сигезенче катындагы фатирда әйберләр януы ачыкланды. Янгын мәйданы 3 кв. метр тәшкил итте.

Коткаручылар килгәнче күрше фатирдан өч кеше эвакуацияләнә. Баскыч буенча тагын икесен янгын сүндерүчеләр коткара. 

Өч бала (2007 һәм 2008 елларда туган) янган фатирны мөстәкыйль рәвештә ташлап киткән. Малайларның берсен район үзәк хастаханәсенә агулану билгеләре белән алып китәләр.

Күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең өлкән тикшерүчесе Александр Максимов хәбәр итүенчә, башлангыч мәгълүматлар буенча, янгын розеткага куелган күчмә аккумулятор (повербанк) яну нәтиҗәсендә килеп чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев