Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Алабугада һәм район авылларында 62 сайлау участогы эшләячәк

Бу атна илебез өчен мөһим вакыйга белән тәмамланачак — 15, 16, 17 мартта Россия Федерациясе Президентын сайлаулар узачак.

Шушы көннәрнең берсендә, үзеңнең сайлау участогыңда лаеклы кандидат өчен тавыш бирергә мөмкин булачак. Участоклар 8дән 20 сәгатькә кадәр эшли. Үзегезнең сайлау участогының номерын дәүләт хезмәтләре порталында, ТР яки РФ Үзәк сайлау комиссиясе сайтында белергә мөмкин.

Сәламәтлеге аркасында участокка килә алмаган кешеләр өйләрендә тавыш бирә ала. Мондый тавыш бирү шул ук өч көндә — 15, 16, 17 мартта узачак. Моның өчен хәзер үк участок сайлау комиссиясенә гариза язып яки телдән мөрәҗәгать итәргә мөмкин, бу эшне 17 март 14 сәгатькә кадәр эшләргә кирәк. Әгәр сайлаучы моны шәхсән үзе эшли алмаса, мөрәҗәгать башка кешеләр аша да тапшырыла ала. Мондый сайлаучы янына сайлау комиссиясе әгъзалары өйләренә киләчәк, күзәтүчеләрнең булуы да мөмкин.

Алабуга шәһәре һәм Алабуга районы территориясендә барлыгы 62 сайлау участогы бар, шуларның 39ы шәһәрдә, шул исәптән бер участок вакытлыча Алабуга үзәк район хастаханәсе территориясендә урнашкан. 1 гыйнварга булган мәгълүматларга караганда, районда 60 797 сайлаучы теркәлгән.

Сүз уңаеннан, 17 февральдән 7 мартка кадәр участок сайлау комиссияләре әгъзалары өйдән өйгә йөреп, РФ Президенты өчен тавыш бирү көне, вакыты һәм урынын хәбәр итү, Президентлыкка кандидатлар турындагы мәгълүмат белән таныштыру һәм сайлаучылар исемлеген тәгаенләү максатыннан өйдән өйгә йөреп чыктылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев