Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Алабугада «Җиңү өчен тест» акциясе бара

Аның кысаларында алабугалылар ВИЧ инфекциягә бушлай экспресс-тест узарга мөмкин.

Бүген 26 гыйнварда 10.00-16.00 сәгатьтә Алабуга үзәк район хастаханәсе территориясендә «Тест для победы» акциясе үткәрелә. Аның кысаларында алабугалылар ВИЧ инфекциягә бушлай экспресс-тест уза ала.
«Җиңү өчен тест» мәгълүмат кампаниясе сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру һәм халык арасында ВИЧ-инфекцияләрне булдырмау чараларына юнәлтелгән. 

Проект «Яңа гасыр» коммерциячел булмаган автоном хәйрия оешмасы тарафыннан РФ Президенты гранты средстволарына гамәлгә ашырыла. 

Социаль хезмәткәр Елена Преснова сүзләренчә, теләге булган һәркем «Тест-мобиль» (Газель Next) базасында ВИЧ инфекциягә белгечләр консультациясе белән бушлай экспресс-тест үтә ала. 
«Бу — Идел буе федераль округында ВИЧка тест үткәрү буенча иң киң масштаблы кампания. Микроавтобуслар базасында махсус җиһазландырылган өч «Тест-мобиль» 9 төбәк буйлап йөри. Татарстан, Марий Эл, Башкортостан, Чувашстан, Удмурт республикасы, Ульяновск, Киров, Самара һәм Оренбург өлкәләрендә яшәүчеләр ВИЧ-инфекциягә экспресс-тестлар ярдәмендә аноним тест үтә ала.Мобиль тест командасына медицина хезмәткәре, cоциаль хезмәткәр, волонтерлар һәм кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил кергән», — дип сөйләде Елена Преснова. 

Белгечләр фикеренчә, ВИЧ белән яшәүче 20 процент кеше үзенең диагнозы турында белми. Бүгенге көндә, бушлай экспресс-тест үткәрү иң үтемле профилактика чарасы булып тора, шул исәптән икътисади яктан да. 

Алабуга медицина көллияте студенткасы Анастасия мондый анализны беренче мәртәбә бирә.

 

«Без үз сәламәтлегебезгә җаваплы карарга тиешбез. Мин булачак медик, шуңа күрә үз гамәлләрем белән мин, беренче чиратта, башкаларга үрнәк күрсәтәм. Моны бик мөһим дип саныйм», — диде ул. 

Тест-мобиль эчендә җылы, анализ ясау өчен кирәкле барлык җиһазлар бер тапкыр кулланыла торган. Лаборант Надежда Лазарева әйтүенчә, экспресс-тест үтүгә халык шактый күп килә. «Экспресс-тест нәтиҗәсен озак көтәргә кирәкми, инде 5-10 минуттан әзер дә була. Ул уңай булган очракта кешеләргә югалып калмаска, анализларны кабат, инде поликлиника лабораториясе шартларында бирергә киңәш итәбез», — дип аңлатты ул. 


«Тест-мобиль» белгечләре әйтүенчә, вакытында табылган авыруны дәвалау күпкә уңышлырак. Бу киләчәктә кешегә нормаль тормыш алып барырга, сәламәт балалар табарга да мөмкинлек бирә. 
ВИЧ-инфекциягә экспресс-тестны бүген 16 сәгатькә кадәр тапшырырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев