Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Алабугада юл чишелешен төзү: этаплар һәм урап узу вариантлары

Алабугада юл чишелеше төзелеше барышында юл участоклары ябылачак. Эш этаплары һәм урап узу вариантлары турында сөйлибез.

Алабугада юл чишелеше кайда барлыкка киләчәк?

Алдагы көннәрдә «Алабуга» махсус икътисади зонасы ягына юл ябылачак. Бу төзекләндерү эшләре белән бәйле: биредә юлны киңәйтәләр, светофорлар һәм юл билгеләре урнаштырачаклар. Бер боҗра — Яр Чаллы шоссесы һәм Тугаров урамнары киселешендә, икенчесе — Тугаров һәм иске Казан трассасы киселешендә төзеләчәк.

Проект автомобиль юлын киңәйтүне күздә тота: Алабуга шәһәренә керү юлында яхшы яктыртылган дүрт полоса булачак; шулай ук Алабуга шәһәренә Тугаров урамыннан керү һәм Яр Чаллы шоссесы белән Тугаров урамы киселешендә боҗралы киселеш төзелеше каралган.

Урап узу вариантлары

Вакытлыча, масштаблы юл эшләре вакытында, шоферларга ике вариант тәкъдим ителә: беренчесе — Хлыстово һәм Олы Качка авыллары аша (юл буендагы «Тургай» кафесы аша) һәм икенчесе — Ижевск шоссесы буенча Бехтерево авылы юнәлешендә.

‒ Юл өлешләп ремонтланачак. Контракт буенча, барлык төзекләндерү эшләре 1 декабрьгә тәмамланырга тиешләр. Әмма кыш көне юлларны ремонтлау алып барылырга тиеш түгеллеген исәпкә алып, «Алабуга» махсус икътисади зонасы ягына юлларны төзекләндерү буенча барлык эшләрне быел көздә тәмамларга планлаштырабыз, — дип уртаклашты АМР башкарма комитетының шәһәрнең инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Евгений Николаев.

Юлны ремонтлау этаплары:

  • 15.08.2024 кадәр Тугаров һәм Яр Чаллы шоссесы киселешендә хәрәкәт чикләнәчәк.
  • 01.07.2024 алып 01.09.2024 кадәр Тугаров урамы һәм 16К-0809 автоюлы киселешендә хәрәкәт чикләнәчәк.
  • 01.07.2024 алып 30.10.2024 кадәр 16К-0809 автоюлында хәрәкәт чикләнәчәк (АЗС 116 алып, светофорга кадәр).

Юл чишелеше төзелгәннән соң нәрсә үзгәрәчәк?

Нәтиҗәдә, шәһәрдән чыгу урынындагы участокта тәүлегенә 90 меңгә кадәр транспорт берәмлеге күләмендә трафик киеренкелеген киметергә мөмкинлек бирүче ике «боҗра» барлыкка киләчәк. Боҗралар арасында, АЗС янында, светофор да урнаштырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев